Бәйрәм күңелле үтте

2021 елның 20 марты, шимбә

М. Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе укучылары яз килү бәйрәмен билгеләп үттеләр. "Нәүрүз" бәйрәмен ел саен 21 март-язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтәләр. Чөнки борынгы кояш календаре буенча бу көн яз һәм Яңа ел башлану дигәнне аңлата. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар кышны озаттылар һәм язны каршы алдылар. Барлык катнашучылар да җырлар җырладылар, биеделәр һәм хәрәкәтле күңелле уеннар уйнадылар, тәмле коймак белән сыйландылар. Бәйрәмгә Нәүрүзбикә килде.

Бәйрәм бик күңелле үтте, димәк, алга таба да, халык иҗаты үсешенә ярдәм итеп, яшәячәк, дип ышанып әйтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International