Иң озын өченче чирек тәмамлану халкыбызның Нәүрүз бәйрәме белән туры килде. Икенче санлы Җәлил мәктәбендә бөтен мәктәп белән иркенләп бәйрәм иттек. Яз хәбәрчеләре Кара каргалар бөтен укучыларны тамашага чакырдылар. Яшеллек, чәчәкләр алып килүче ел фасылы турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Тик менә Кыш бабайның гына биләмәләрен Нәүрүзбикәгә бирәсе килми икән шул. Шуңа да бик нык тартыша әле ул. Бәйрәмдә дә көчен күрсәтәсе килде. Тик инде вакыты бетеп килүен сизде, җиңелде. Киткәнче фәнни бәйгеләрдә җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырды. Шулай ук мәктәп күләмендә оештырылган сыерчык оялары конкурсы җиңүчеләре дә үзләренең бүләкләрен алдылар.
Бәйрәм татар көйләренә, биюләренә бай булды. Гомумән, ата-бабаларыбыздан калган бу милли мирасыбызны гореф-гадәтләребезгә тугры итеп үткәрү - безнең бурыч ич инде ул!
Аны оештыруга күп көч куйган мөгаллимнәргә өлкән сыйныф укучыларына, әти-әниләргә рәхмәтебез зур. Тулы өстәлләр артында милли ризыклар белән бергәләшеп бәйрәм чәе эчү - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елының тагын бер хатирәсе генә түгел, ә үсеп килүче буында мирасыбызга булган хөрмәтебез өлгесе булсын. Сүздә түгел, гамәлләрдә күренгән эш кенә нәтиҗәле була ала.