Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия Сәламәтлек эстафетасы кысаларында «Иртәнге зарядка» флешмобы үткәрелде.

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

     7 апрель көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия Сәламәтлек эстафетасы кысаларында «Иртәнге зарядка» флешмобы үткәрелде.

    Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү-ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Физкультура кыюлыкны, тәвәккәллекне үстерүгә этәргеч бирә, коллективлык, дисциплиналык хисләрен, ә иң мөһиме – максатларга ирешүгә омтылыш тәрбияли. Һәр ата-ана баласын көчле, нык, сәламәт итеп үстерергә тели һәм белем бирү учреждениесе дә шуңа омтыла.

      Сәламәтлек - ул һәр кешенең тиңсез байлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International