6 нчы апрель көнне Урыссу бистәсендә ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - тарихта без эзлебез" шәҗәрәләр фестивале булып узды. Фестивальне үткәрүнең төп максаты һәм бурычлары- Татарстанда яшәүче халыкларның буыннар бәйләнешен саклау, милли гореф-гадәтләрнең уртак нигезендә гаилә элемтәләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган якның тарихын өйрәнү, халыкларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызу. Фестивальдә Сарман районы данын "Жәлил гимназиясе"нең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары И.Н.Нуриәхмәтова һәм аның командасы яклады. Чыгыш жюри тарафыннан югары бәяләнде. Изета Николаевнаны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!