7нче апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә Сәламәтлек көне үтте. 1-6нчы сыйныф укучылары өчен "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына сыйныф сәгатьләре узды. 7-11нче сыйныф укучылары сыйныф сәгате вакытында спортзалда зарядка ясадылар. Ә 5-6нчы сыйныф укучылары өчен спорт уеннары оештырылды. Сәламәтлек көне бик шәп узды!