Сарман үзәк китапханәсендәсендә “Бүлмә гөлләре һәм чәчәкләр үстерү” исемле мәгълумат сәгате үткәрелде

2021 елның 9 апреле, җомга

Күп кенә хуҗабикәләр чәчәк үстерергә яраталар.Чәчәкләр кәефне күтәрә, өйгә  матурлык бирә. Шул уңайдан 8 апрель көнне  Сарман үзәк китапханәсендәсендә, китапханәнең актив укучылары, кул эшлэре түгәрәгенә   йөрүчеләр өчен “Бүлмә гөлләре һәм чәчәкләр үстерү”исемле мәгълумат сәгате үткәрелде.

Библиограф Гөлнур Мадьярова “Матурлыгыз өчен рәхмәт  сезгә чәчәкләр! ” исемле китап күргәзмәсенә  күзәтү үткәрде. Китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Энҗе Шаехова яран гөлләр һәм чәчәкләрне карауга тукталды.Ветеран,  биология укытучысы Ә.Исламова гөлләрне, чәчәкләрне утырту, карау, тәрбияләү, ашлау турында үзенең киңәшләрен бирде.

Бу чарада  катнашучылар үзләренә күп файдалы мәгълумат алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International