Бүген Советның кече утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы территориясендә ВИЧ-инфекция таралуны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Көн тәртибендә: "2020 елда Сарман муниципаль районы территориясендә ВИЧ-йогышы таралуга каршы тору чаралары һәм 2021 елга бурычлар турында". Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.