2021 елда кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тула. Юрий Гагаринның очышы-XX гасырда кеше тарафыннан космик киңлекне үзләштерүдә алга китеш булган күренекле вакыйга.
Бүген, 2021 нче елның 9 нчы апрелендә, Сарман үзәк китапханәсендә Ю.А. Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулу уңаеннан "Галәмгә сәяхәт" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Чара Россиядә фән һәм технологияләр елы кысаларында узды. Китапханәгә Сарман гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары килде. Китапханәчеләр укучыларга Космонавтика көне тарихы, Байконур космодромы һәм космосны беренче кеше – Ю.А. Гагарин турында сөйләделәр. "Галәмгә сәяхәт" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапларга күзәтү үткәрелде, “Галәмне үзләштерү, галәм киңлекләрендә кеше" дип исемләнгән кроссворд чишелде, презентация сладлары каралды.