2 нче апрель көнне Җәлил поселогы музеенда мәдәният хезмәткәрләре җитәкчелегендә , халыклар дуслыгы һәм туган тел елы уңаеннан , шигырь бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә 3 мәктәп укучылары сәнгатьле сөйләү осталыклары буенча ярыштылар. Бәйгегә һәр укучы ныклы әзерлек белән килгән иде. Гимназиябез укучылары арасыннан Мухаметзянов Илназ, Габидуллина Элвира(10нче сыйныфы)-1 нче урын, Хабибуллина Алия(2нче В сыйныфы)-2 нче урын, Минкагиров Тимур(1нче А сыйныфы)- 3 нче урыннарга лаек булдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.