9 нчы апрель көнне Сарман гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары Сарман үзәк китапханәсендә булдылар. Анда Ю.А. Гагарин очышының 60 еллыгына багышланган "Космоска сәяхәт" уен-сәяхәт узды. Чара Россиядә фән һәм технология елы кысаларында узды. Китапханәчеләр укучыларга Космонавтика көне тарихы, Байконур космодромы һәм космосны яулап алган беренче кеше - Ю. А. Гагарин турында сөйләделәр