Район авыл җирлекләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларның финал уеннары узды. Призлы урыннар өчен Александровка, Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш, Рангазар авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә, өченче урында Иске Кәшер авыл җирлеге командасы, икенчедә-Рангазар, ә беренче урында-Иске Минзәләбаш авыл җирлеге командасы. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде, җиңүчеләрне котлады, бүләкләр, медальләр, грамоталар һәм кубок тапшырды.