Музей яңалыклары

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Кешенең беренче тапкыр космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбенең 4 А класс укучылары өчен әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - илебезнең космонавтика өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтү, галимнәр, конструкторлар, очучы-космонавтлар белән таныштыру булды. Шулай ук якташыбыз, Хуҗи авылы егете Юрий Гагаринның шоферы Гариф Сәйфиевнең тормыш юлы да сөйләп үтелде. Әңгәмә азагында космос турында фильм һәм презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International