Космонавтика көне

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген илебез тарихындагы истәлекле көн. Нәкъ 60 ел элек бу көнне Ю. А. Гагарин  космоска очкан. Шушы вакыйгага багышланган чаралар оештырылды. 11 нче сыйныф укучыларыннан торган лекторлар төркеме, бүленеп,  сыйныфларда космос тарихы белән таныштырдылар, фильм карау оештырылды. Бишенчеләр мәктәп ишегалдында космик зарядка - флешмоб үткәрделәр. Активистлар  көче белән фотозона булдырылды. Моның белән күпләргә истәлекле фоторәсем ясарга мөмкинлек бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International