12 апрель - Космонавтика көне. Быел беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тула. Бу бәйрәм галәмдә булган беренче кеше – Юрий Гагарин батырлыгы аркасында барлыкка килде. Ул Җир планетасы тирәли тарихи очыш ясады.
Җәлилнең 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында космонавтика көненә багышланган тематик атналык үтте. Педагоглар балалар белән космос турында иллюстрацияләр карадылар, шигырьләр сөйләделәр, танып-белү әңгәмәләре үткәрделәр, җырлар җырладылар, рәсем ясадылар, Космос һәм космик корабльләр турында презентацияләр карадылар, дидактик уеннар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар Җир планетасы, Кояш Һәм Йолдызлар, космоска очулар турында белделәр.
Ә бүген, 12 апрельдә, тематик физкультура күңел ачу чаралары оештырылды. Балаларны кызыклы сынаулар көтте. Күңел ачу физик сыйфатлар үсешенә генә түгел, космос, космонавт һөнәре, планеталар, Ю.А. Гагаринның беренче очышы турында белемнәрне киңәйтүгә дә ярдәм итте. Күңелле һәм кызыклы бәйрәм, һичшиксез, тәрбияләнүчеләргә истә калды.