12 нче апрель - Космонавтика көне.Шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчында бик күп чаралар үткәрелде.Балалар белән космоска, беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган белем бирү эшчәнлеге үткәрелде. Шигырьләр сөйләделәр, рәсем күргәзмәләре оештырылды. Бакчабызда тәрбияләнүче балалар, космос темасына багышланган бәйгеләрдә катнашып, дипломнарга лаек булдылар.