«Сәнгать чикләрсез»

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Җәлил мәдәният сараеның «Карамель» хореография коллективы «Чикләрсез сәнгать» Халыкара фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады.

«Халыкчан -стильлендэге бию» номинациясендә «Итекләр» композициясе фестивальнең Гран-приен яулады. «Заманча бию» номинациясендә Баһманов Булат һәм Нургалиева Азалия составындагы дуэт 1 урынны яулады. Шулай ук өлкән төркем «Эстрада биюе»номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Без «Карамель» бию коллективын һәм аның җитәкчесе Аделя Садыйкованы чын күңелдән якты җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International