8-11 апрель көннәрендә Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендә 2007нче елгы яшүсмерләр командалары арасында "Прорыв" хоккей буенча даими турнир узды. Бу турнирда беренче тапкыр "Торнадо" командасы, "2 нче спорт мәктәбе" МБУ укучылары катнашты. Безнең егетләрнең көндәшләре Санкт-Петербург, Мәскәү, Калининград, Муром, Можайск, Сергиев Посад һәм Мәскәү өлкәсе командалары булды, аларның күбесе Россия чемпионатында уйный. Кызганыч, безнең егетләргә призёрлар өчлегенә эләгү өчен бер очко да җитмәде. Шуңа да карамастан, егетләр бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ике уенчыбыз иң яхшылар буларак билгеләнде: Фатихов Айзат - турнирның иң яхшы сакчысы һәм Сафиуллин Искәндәр - турнирның иң яхшы уенчысы. "Торнадо" командасын һәм аларның тренеры Размочаев Андрей Васильевичны яхшы чыгыш белән котлыйбыз! Боз ареналарында сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Әлеге сәяхәтне оештыручыларга, беренче чиратта, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә рәхмәтебезне белдерәбез.