Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. "Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы эшчәнлегенең төп төрләре турында" гы беренче мәсьәлә буенча «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖнең Чаллы филиалы директоры Гөлнара Мингалимова чыгыш ясады. "2021 елгы язгы чакырылышның барышы һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү турында" гы икенче мәсьәлә буенча Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов чыгыш ясады. "Сарман муниципаль районы җирлекләре территориясендә 2021 елда санитар-экологик икеайлык үткәрү турында" гы көн тәртибендәге өченче мәсьәлә белән Җәлил һәм Сарман авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре Илшат Галләмов һәм Николай Сахуриев таныштырдылар.