12нче апрельдә Россиядә Космонавтлар көне билгеләп үтелә. Кешенең беренче тапкыр космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан, Җәлил гимназиясе 1нче канал белән берлектә флешмобта катнаша.Моннан тыш, башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы узды, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары тематик стена газеталары чыгардылар. Шулай ук сыйныф сәгатьләре үткәрелде.