Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Анда авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре һәм оешмалары белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.