Космонавтика көне

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12 апрельдә илебездә космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елда бу көнне планетабызны көтелмәгән хәбәр тетрәндерде: "Галәмдә кеше!" Кешеләрнең галәмгә очу турындагы хыялы тормышка ашты. Апрель иртәсендә "Восток-1" корабында беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин космоска очты. Җәлил 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында Ю.Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуга багышланган чаралар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International