Язгы мәрхәмәтлелек атнасы

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Бу атна (12.04-17.04) экологик өмәләре белән истә калды. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән мәктәп яны территориясен тәртипкә китерә башладылар. Озын кыш буена җыелган чүп-чар бер-ике җыештыру белән генә бетмәячәк анысы. Бу эш дәвам итәчәк. Киң колачлы «Макулатура җый да агачны сакла!», «Кулланылышта булган батарейны тапшыр – табигатьне сакла!»,«Чүп-чарны җый – уртак өебезне саклап кал!» акцияләре оештырылды. «Форпост» отряды активистлары Мәдәният йорты артындагы урманны чүп-чардан арындыруда катнаштылар.
15 апрель – Экологик белемнәр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне саф һавада экология дәресләре оештырылды.
Атна буе язгы мәрхәмәтлелек ярминкәләре гөрләде. Укучылар тәм-том белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International