2021 елның 19 апрелендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының җиденче утырышы булып узды, аны район Советы Рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.
«Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларына һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр турындагы нигезләмәне раслау турында» гы беренче мәсьәлә буенча муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады.
Район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Илсур Камалетдинов Сарман муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү һәм Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турындагы карарлар проектлары белән таныштырды.
Муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Илгизәр Габделгазизов Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының административ комиссиясен төзү һәм Сарман муниципаль районы Советының «Сарман муниципаль районының муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында Нигезләмәне раслау хакында»2013 елның 18 декабрендәге 132 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр буенча чыгыш ясады.
Депутатлар көн тәртибендәге һәр мәсьәлә буенча карарлар проектларын кабул иттеләр.