2021 елның 16 апрелендә район мәдәният йортында Сарман муниципаль районының Сәләтле балалар слеты булып узды, аның кысаларында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2021»эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турында җиңүчеләрне, дипломантларны бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Жасмин» бию коллективлары (җит. Хәйбрахманова М. Ф.) һәм «Умырзая» (җит. Нургалиева Г.В.), «Шатлык» һәм «Дуслык» вокаль ансамбльләре(җит. Хаҗиева Р. Р.), Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр «Кэеф» татар вокаль ансамбле һәм «Ихлас» вокаль ансамбле (җит. Нуретдинова Л. С.), Җәлил мәдәният сараеннан «Барсы» эстрада бию студиясе (җит. Латыйпова Р. А.) , "Карамель" хореография коллективы (җит.Садикова А.А.), шулай ук «Вокал-соло» һәм «Конферанс»номинацияләрендә җиңүчеләр һәм дипломантлар катнашты.Чара барышында яшь талантлар тамашачыларны музыкаль номерлар белән сөендерделәр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова аларга котлау сүзләре, уңышлар һәм җиңүләр теләп мөрәҗәгать иттеләр.
Слетта катнашучыларның барысы да 500, 1000,5000 сумлык бүләк сертификатлары алдылар.
Беренче, икенче, өченче урыннар җиңүчеләре 2021 елның 17-22 апрелендә Казан шәһәренең «УНИКС» мәдәни - спорт комплексында узачак «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК 2021» фестиваленең суперфиналына чакырылган иде. Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!!!