2021 елның 20 апрелендә Сарман районына эш визиты белән «Почта Банк» АҖ вәкилләре килде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән Сарман муниципаль районы халкына финанс хезмәтләренең үтемлелеген һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән социаль-икътисадый проектларны тормышка ашыру буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.