Җәлилнең 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында vәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган тел һәм татар теленә өйрәтү буенча район база мәйданчыгы утырышы узды.
2021 елның 20 апреле, сишәмбе
2021 нче елның 20 нче апрелендә Җәлил бистәсенең 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган тел һәм татар теленә өйрәтү буенча база мәйданчыгы утырышы узды. Әлеге чарада безнең районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар теле тәрбиячеләре катнашты. 4 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре «Туган телне һәм татар телен көн тәртибендә өйрәтү" темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, чарада катнашучыларга ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Чара «Татар малае, татар кызы – 2021» зона конкурсына йомгак ясау, катнашучыларның фикерләре белән уртаклашу һәм балалар бакчасы коллективы адресына изге теләкләр теләү белән тәмамланды.
Җәлил бистәсенең "Кызыл калфак" 4нче номерлы балалар бакчасы