Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Прокуратурасының социаль өлкәдә законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Галимов килде.
Визит барышында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре белән «Татарстан Республикасында хезмәт хакын түләү, формаль булмаган мәшгульлекне киметү, хезмәт хакын билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан киметү буенча алып барыла торган эш турында»гы мәсьәлә буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.