Менә инде берничә ай дәвамында Җәлил гимназиясе укучылары Илназ Якупов һәм Сарман районы буенча «Дети-Нечкәбил-Балалар» балалар-яшьләр хәрәкәте лидеры Данил Хөсәенов әти-әниләре белән бергә өйдә көнкүреш ярдәме күрсәтеп, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә йөриләр. Балалар үзләренең әби-бабайларының һәр эшен җиңел башкаралар, дусларча чәй эчәләр, сый-нигъмәтләр һәм бүләкләр бирәләр, иҗади номерлар әзерлиләр. Бүген алар үз карамагындагыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, иҗади чыгышлар әзерләделәр. Ә иң истәлекле бүләк балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең фотосурәтләре төшерелгән фотоальбом булды. Фотоальбом бик күп якты хисләр, балалар белән танышу һәм беренче очрашулар турында хатирәләр уятты. Балалар алга таба да шефлыкка алынган өлкәннәрне онытмаслар, кунакка керерләр һәм ярдәм итәрләр дип ышанабыз.