25-29нчы май көннәрендә Илексаз мәктәбе базасында Сарман районы мәктәп укучыларының хәрби-кыр җыеннары узды. Район укучылары арасында хәрби спорт төрләре буенча ярышлар булды. Җәлил гимназиясе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар яуладылар. Әйтик, Мөхәммәтҗанов Илназ тартылу буенча ярышларда беренче урынны һәм автоматны сүтү-жыю буенча өченче урынны алды. Галиуллин Раил тартылу буенча ярышларда призер булды. Гыйльметдинов Самир-кросста призер. Гимадиев Артур-каравыл буенча иң яхшысы, Фәррахов Дамир - иң актив укучы. Укучылар, жиңүләрегез белән котлыйбыз!