Мәдәният яңалыклары

2021 елның 1 июне, сишәмбе

31 май көнне үзәк ял паркында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан XII районкүләм “Җырлы балачак илендә” сәләтле балалар бәйгесенең гала-концерты узды. Биредә район үзәге мәктәпләрендә, сәнгать мәктәбендә укучылар һәм балалар бакчасына йөрүчеләрнең зона турында җиңүчеләр чыгыш ясадылар. Концерт алдыннан ислам фәннәре докторы Галәветдинов Габдрахман Идрис улы үзенең үгет-нәсихәтләрен, изге теләкләрен җиткерде. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сахипова Индира Рәис кызы җиңүләре белән котлап, аларга киләчәктә иҗат уңышлары, укуларында уңышлар һәм бәхетле балачак теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International