Районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары килде

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген – 1 июнь көнне районда эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев булып китте. Ул Ләшәү Тамак мәктәбендә, Җәлил поселогы гимназиясендә булды, кыскача андагы милли тәрбия, балаларга туган телебездә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре белән кызыксынды. Соңыннан ул Җәлил поселогы мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта җәлиллеләр, районның сәнгать осталары белән очрашты. Соңыннан поселокның музыка мәктәбендә булды, аның эшчәнлеге белән танышты, балаларның чыгышларын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International