1 июнь көнне Азнакайда “Балаларны яклау көненә” багышланган бокс буенча ачык турнир узды. Ярышларда Азнакай, Лениногорск, Карабаш һәм Җәлил бистәсе командалары катнашты. Турнирның баш хөкемдары - Җәлил пос. 2 нче санлы спорт мәктәбе тренеры Нуриев Ильяс Габделхәй улы. Спортчылар матур сугышлар күрсәттеләр һәм җанатарларын шатландырдылар. Беренче урыннарны Байхуҗин Илназ, Латыйпов Алмаз һәм Шамгунов Артур яулады. Идиатов Риналь 2 нче урынны алды. Җиңүчеләрне һәм призёрларны, шулай ук тренерлары Нуриев И.Г. җиңүләре белән котлыйбыз!