Ел саен җәйнең беренче көнендә Балаларны Халыкара яклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бик матур, күңелле һәм кызыклы бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады!