Бүген Сарман муниципаль районының утырышлар залында район учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Киңәшмәнең көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. "Сарман муниципаль районы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре турында" гы беренче мәсьәлә буенча «ГРИНТ» ҖЧҖнең кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев чыгыш ясады. Икенче мәсьәлә буенча: "2020-2021 еллардагы җылыту сезоны нәтиҗәләре һәм 2021-2022 еллардагы җылыту сезонына әзерлек турында" Сарман муниципаль районында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Гайфетдинов, Әлмәт район газ куллану хезмәтенең Сарман участогы начальнигы Айдар Хөсәенов, «Сарман районы идарәче компаниясе» ҖЧҖ начальнигы Алмаз Мәүләвиев, «Азнакай ПТС» ААҖнең Сарман энергорайоны начальнигы Рәдис Ризатдинов чыгыш ясадылар.