Россия Федерациясе Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча Федераль хезмәт җитәкчесе йөкләмәсе нигезендә, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе ай саен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә гражданнарның хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.
Расланган график нигезендә, 09.06.20021 елның 9 июнендә 11: 00 сәгатьтән 14: 00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Әлмәт, Сарман, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнары гражданнарын кабул итү планлаштырыла. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39 йорт адресы буенча Әлмәт районы Башкарма комитеты бинасында башкарылачак. Сарман муниципаль районының ZOOM конференциясен кулланып тоташуы оештырылачак.