Районда чәчүлекләрне тикшерү һәм кабул итү үткәрелде. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агросила" АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район агрофирмалары белгечләре катнашты.
Кырларны карау барышында кыр культурасына, чәчүнең сыйфатына һәм барлык технологик таләпләрне үтәүгә аерым игътибар бирелде.