Сарман районында «Трактор-прицеп " профилактик операциясе бара.
2021 елның 7 июненнән 26 июненә кадәр үзйөрешле машиналар катнашында хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман мунициципаль районы бүлеге, ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә, «Трактор-прицеп» операциясе кысаларында профилактик рейдлар оештырылачак. Бу чорда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге белән үзара тикшерү буенча уртак рейдлар планлаштырыла. Кагыйдәләрне бозган өчен административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җәза каралган.