Бүген А.М. Залаков исемендәге паркта социаль хезмәткәр көненә багышланган чара узды. Чарада район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.
Җитәкчеләр социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.