Бүген балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй" узды. Балалар һәм тәрбиячеләр үзләре урамда бу күңел ачу чарасында катнаштылар. Бәйрәмне"Сабантуйга барабыз", "Сабантуй бәйрәме", "Мин яратам җырларга"дигән шигырьләр һәм җырлар белән ачып җибәрделәр. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: "капчык киеп йөгерү , чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу," җайдаклар "ат чабышлары," балалар чиләкләрендә суны Кем тизрәк алып бара"," кем тизрәк урын ала","туп белән йөгерү". Барлык уеннар да музыка астында үтте. Балаларга бүләкләр, күңелле уеннарда, эстафеталарда катнашу да сөендерде. "Сабантуй" бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Бик шәп, кызык, күңелле булды. Өлкәннәр һәм балалар өчен-эмоцияләр һәм тәэсирләр диңгезе! Яңа күңелле бәйрәмнәр телибез!