Әлмәт авылында Сабантуй гөрләде. Узенең котлауларын район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җиткерде. Купьеллык тырыш хезмэтләре өчен агрофирмада эшләуче тракторчы-машинистларны тәбрикләп, буләкләр тапшырды. Якташларыбыз, бәйрәм кунаклары Җәудәт Салихов белән Илгиз Салихов авылдашларын котлап, авыл хуҗалыгы өлкәсендә фидакарь хезмәтләре өчен алдынгыларны буләкләделәр. Җәудәт Миргаҗәмович бик куп буләкләр алып кайткан, Сабантуй батырына телевизор, иң өлкән кешегә дә буләк тапшырды. Илгиз Мисбаховичның да авылдашларына буләкләре мулдан булды.
Халык төрле кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, бүләкләр алды, рәхәтләнеп күңел ачты. Ат чабышлары, милли көрәш һәм башкаларны карап хозурланды
Сабантуйны уздыруда матди ярдәм күрсәткән барлык иганәчелэргә, бәйрәмне күңелле итеп оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез.