13нче июнь көнне Җәлил бистәсендә Сабантуй бәйрәме узды. "Җәлил гимназиясе" коллективы туган тел һәм әдәбият укытучысы Исхакова Резедә Шәрипҗан кызын чын күңелдән тәбрик итә, ул Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Резедә Шәрипҗан кызы - югары педагогик культура укытучысы. Үзенең предметын камил белә, аның үсеш перспективаларын күрә. Укытучының дәресләре тәрбия юнәлеше, уку предметлары, тормыш, укучыларның мәнфәгатьләре белән тыгыз элемтәдә торуы белән аерылып тора. Резедә Шәрипҗан кызының укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм муниципаль этапларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.