Сабантуй-2021

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

Бу атнада район үзәгендә, бистәдә милли бәйрәмебез гөрләде. Уеннар, җыр-биюләргә бай булды ул.  Мәктәбебезнең техник хезмәткәре Хәлил абый Кәримовка 70 яшьлек юбилее уңаеннан һәм тырыш хезмәте өчен район башлыгы бүләге тапшырылды. Хәлил абый мәктәбебездә 2013 нче елдан эшли. Ул - үрнәк бабай, үрнәк әти, фидакарь хезмәт өлгесе. Һәрвакыт акыллы, төпле киңәшен  бирә, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Мәктәпнең зур коллективы бөтен котлауларга кушыла, юбилярыбызга исәнлек-иминлек, тыныч күк йөзе тели.
Белем учагы укучылары да, укытучылар да бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә зур активлык күрсәттеләр, уеннарда да, концерт программасында да сынатмадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International