13 июнь көнне Зур Нөркәй авыл җирлегендә көтеп алынган Сабантуй бәйрәме авыл халкын һәм кунакларны мәйданга җыйды. Чараны авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р.М. ачып җибәрде һәм яңа туган балаларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды. Ә Сабантуйның йомгаклау этабы «Көрәш» бәйгесендә җиңүчене бүләкләү булды. Быел ул Ризванов Радик Галимҗан улы булды.