Сабантуй бәйрәмендә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Гәрәева Миләүшә Равил кызы бистәбез башлыгы Р.А. Кәримовның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Миләүшә Равил кызы - үз эшенең остасы. Ул - балаларның яратуын, әти-әниләрнең хөрмәтен яулаган, хезмәттәшләре арасында абруй казанган тәрбияче. Миләүшә Равил кызы "Ел тәрбиячесе-2020" бәйгесендә призер булды, бистәбезнең иҗтимагый тормышында актив катнаша.
Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы эшендә зур уңышлар телибез!