Сабантуй бәйрәмендә Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасы тәрбияче ярдәмчесе Валиева Люция Мөнир кызы бистәбез башлыгы Р.А. Кәримовның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Люция Мөнир кызы үзен җаваплы хезмәткәр буларак танытты. Аның характерындагы сыйфатлар: намуслылык, пөхтәлек, башкаручанлык һәм әдәплелек. Бу бик тырыш хезмәткәр, югары эшкә сәләтле, катлаулы моментларда коллективның эшен һәрьяклап хуплый. Үзенең игелекле һәм ярдәмчел булуы өчен коллективта лаеклы абруй һәм хөрмәт казана.