16 июнь көнне 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй" узды. Балалар һәм тәрбиячеләр урамда бу күңел ачу чарасында катнаштылар. Бәйрәмне шигырьләр һәм җырлар белән ачып җибәрделәр. Балалар татар халык уеннары уйнадылар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, "Балалар чиләкләрендә кем тизрәк су алып килә". "Сабантуй" бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Бик күңелле булды.