23.08.21 ел көнне Җәлил поселогында "Тырыш" чишмәсендә чираттагы өмә булып узды. Бу юлы жыештыру эшлэрен Җәлил 2 нче санлы мәктәбе хезмәткәрләре алып барды. Фоторәсемнәр буенча чишмәнең җыештыруга кадәр һәм аннан соң нинди хәлдә булуы ачык күренә.
Җәлил поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: "Әйдәгез, табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклыйк! Чүпләмэгэн жирдэ чиста!"
2 нче урта мәктәп коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Жэлил поселогы башкарма комитеты