20 август көнне 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү ресурсы буларак, балалар бакчасының инновацион практикалары" темасына август конференциясе кысаларында мәктәпкәчә белем бирү белгечләренең утырышы узды. Педагоглар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм мастер-класслар күрсәттеләр.