9 сентябрьдә китапханә кызлары поселокның “Муса Җәлил” исмендәге бульварына “Җәлил чаткылары” әгъзаларын һәм балаларны чакырганнар иде. Урамда салкын һәм янгыр явып тору аркасында очрашуны ветераннар клубында уздырдык. Шундый җылы очрашу булды ул. Без, җирле шагыйрь һәм шагыйрәләрнең дә балаларга әйтәсе сүзләре күбәйгән. Рәхәтләндек үзебезнең шигырьләребезне сөйләп, укып. Аларның йөзендәге ихласлык, балаларның үз туган теленә битараф түгеллегенә дәлил. Викторина сорауларына да җавап биреп, бик матур очрашуның азагында барыбызга да “Рухият” фонды ярдәме белән татар язучыларының яңа чыккан китапларын бүләк итеп куандырдылар.
Рәхмәт аларга безне балалар белән очраштырулары өчен. Мондый очрашулар бик файдалы. Ул балаларда туган телгә мәхәббәт уятуы белән дә, бездә иҗат дәртен дөрләтеп җибәрүе белән дә бик файдалы.
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.