Район башлыгы чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләде

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген – 22 сентябрь көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин басуларда булды һәм чираттагы ункөнлек – 11-20 сентябрь көннәрендә чөгендер алу буенча беренчеләр сафында булган чөгендер ала торган экипаж, чөгендер төйи торган техникада эшләүче механизаторларны, шикәр чөгендере эшкәртү һәм алу буенча алдынгы агрономнарны бүләкләде. Бүләкләүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Хәйдәров та катнашты.

Беренче төркемдә I урынга - Искәндәр Нигъмәтҗанов һәм Радик Габдрахманов (“Нөркәй” агрофирмасы), II урынга -  Руслан Миңнемөхәммәтов һәм Марат Мирсәетов (“Нөркәй” агрофирмасы, III урынга Иршат Галиев һәм Рамил Галиев (“Сарман” агрофирмасы) экипажлары лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International